ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
13 декабрь 2019, 14:50

Һәвәскәр командалар ярышы башланды

Өсте ябулы “Чакмагыш – Арена” боз шугалагында көзнең азаккы көнендә шайбалы хоккей уены буенча һәвәскәр командалар арасында 2019-2020 еллар сезонын ачып җибәрү тантанасы булды.

Спорт көндәлеге
Өсте ябулы “Чакмагыш – Арена” боз шугалагында көзнең азаккы көнендә шайбалы хоккей уены буенча һәвәскәр командалар арасында 2019-2020 еллар сезонын ачып җибәрү тантанасы булды. Әлеге чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм Уфадан һәвәскәр командалар арасында хоккей лигасы рәисе Альберт Фәрит улы Ильясов та катнашты.
Бәйгене ачу тантанасына үзебезнең районнан Митрә-Әюп авылыннан “Торнадо”, Благовар районыннан “Темп”, Бакалы районыннан “Бакалы”, Дүртөйле районыннан “Дүртөйле М – GAZ” һәм Дәүләкән районыннан “Сокол” командалары килгән иде. Алып баручы мәдәният йорты директоры урынбасары Денис Мансуров аларны һәркайсын аерым игълан итеп боз мәйданчыгына чакырып чыгарды. Тантананы ачып, муниципаль район хаки мияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев уенчыларга һәм көярмәннәргә ярыш чәме, уен дәрте һәм җиңүләр теләде.
Һәвәскәр командалар лигасы рәисе Альберт Фәрит улы Ильясовның да чыгышы көчле алкышлар белән озатылды.
Уенчылар да, көярмәннәр дә үзешчән сәнгать әһеле Фидан Сәхибгәрәевның җыр күчтәнәчен көчле алкышлар белән кабул иттеләр.
Алып баручы артабан боз мәйданында кайсы вакытта нинди командалар көч сынашачагын игълан иткәннән соң Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгырады. Реканс Фәнил улы Ямалеев белән Альберт Фәрит улы Ильясов символик рәвештә шайба чөйгәннән соң Башкортстан Республикасы Кубогына һәвәскәр командалар арасында икенче сезон җиңүчесе булган Благовар районының “Темп” һәм “Бакалы” командалары арасында ярыш башланып китте. Боз өслегендә кызу барган ярышта “Бакалы” командасы 7:6 исәбе белән җиңү яулады. Артабан “Дүртөйле М – GAZ” белән Дәүләкәннән “Сокол” командалары мәйдан тотты. Бу уенда 5:5 исәбе белән командалар үзара тату аерылыштылар.
Читайте нас: