ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
25 декабрь 2019, 11:30

Безнең көрәш — безнең спорт

Узган шимбәдә Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә якташыбыз, спорт ветераны Мәкмун Миңнеәхмәт улы Миңнебаевның олы юбилее — 80 яше тулу уңаеннан 2003-2005 елларда туган үсмерләр арасында көрәш буенча ачык республика турниры үтте.

Көрәш — ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын күрсәтә торган спорт төре.Төрле бәйрәмнәрдә, сабантуйларда бил алышу, көрәшү традициясе бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Милләтебезнең йөзек кашы булган көрәш — буыннан-буынга тапшырылучы изге ядкарь. Республикада, районыбызда сабантуйлар көрәшсез узмый, ярышлар оештырыла, спорт мәктәбендә көрәш секцияләре эшләп килә. Малайлар, егетләр көрәшергә өйрәнеп үсә. Алар район, республика күләмендәге бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулый.
Узган шимбәдә Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә якташыбыз, спорт ветераны Мәкмун Миңнеәхмәт улы Миңнебаевның олы юбилее — 80 яше тулу уңаеннан 2003-2005 елларда туган үсмерләр арасында көрәш буенча ачык республика турниры үтте. Ярышның максаты — үсмерләр арасында милли көрәшне үстерү, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, иң көчле баһадирларны билгеләү. Турнирда республиканың төрле төбәгеннән 10 команда – барлыгы 65 яшь спортчы катнашты.
Мәкмун Миңнебаев районыбызның Яңа Бирде авылында яши. Кече яшьтән үк спорт белән дус була. Мәктәпне тәмамлагач, армиядә хезмәт итә. Анда ул гер күтәрү һәм бокс белән ныклап шөгыльләнә, гер спорты буенча спорт мастеры нормативын да үти. Ә инде көрәш буенча тәүге адымнарын район сабантуйларында башлый. Озак еллар дәвамында Мәкмун Миңнеәхмәт улы гер күтәрү һәм көрәш буенча сабантуйларда, спартакиадаларда җиңүче булып таныла. 32 килограммлы герне ул 85 тапкыр күтәрүгә ирешә! Яше олыгайгач та сабантуйларда көрәш буенча хөкемдар була. Спорт ветераны тормыш иптәше Лиза Рәхимҗан кызы белән ике ул һәм кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Рөстәм һәм Радик та көрәш буенча спорт мастерлары булса, кызы Эльза химия фәннәре буенча кандидат.
Ярышларны рәсми ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар — муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, спорт ветераны Мәкмун Миңнеәхмәт улы Миңнебаев, БР Көрәш һәм билбау көрәше федерациясе рәисе Вәкил Искәндәр улы Ильясов, спорт ветераннары Фидрат Афзал улы Гыймаев, Фәнис Харрас улы Уразбахтин, Уфа шәһәренең 14 санлы спорт мәктәбе директоры Радмир Гали улы Акчурин һәм башкалар катнашты. Яшь көрәшчеләрне муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы сәламләде һәм призлы урыннар өчен көрәштә уңышлар теләде. Шулай ук Вәкил Искәндәр улы да чарада катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде. Әлеге республика турнирының баш судьясы, аның оештыручысы, Мәкмун абыйның олы улы Рөстәм Миңнебаев билгеләвенчә, яшүсмерләр арасында көрәш буенча турнир Русия күләмендә беренче, республика буенча өченче тапкыр оештырыла. Ул район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улына, оештыру мәсьәләләрендә ярдәм итүче якташларына, иганәче дусларына олы рәхмәтен җиткерде. Тантананы Мәкмун абыйның кече улы Радик Миңнебаев, Яңа Бирде авыл клубы мөдире Рузилә Нәфыйкова моңлы җырлары, сәнгать мәктәбенең яшь талантларының чыгышлары бизәде.
Баш хөкемдар — көрәш буенча халыкара категорияле судья Рөстәм Мәкмун улы Миңнебаев ярыш шартларын аңлаткач, беренчелек өчен көч сынашу башланды. Алышлар көн дәвамында барды.
Читайте нас: