ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
9 гыйнвар 2020, 14:00

Волейбол турниры хәтерләрдә уелды

Күптән түгел Калмашбаш урта мәктәбенең һәм Рапат авылы мәдәният йорты белән урта мәктәбенең спорт залларында ачери-биатлон буенча Русиянең спорт мастеры АликРамазановның якты истәлегенә багышланган волейбол буенча турнир үтте.

Күптән түгел Калмашбаш урта мәктәбенең һәм Рапат авылы мәдәният йорты белән урта мәктәбенең спорт залларында ачери-биатлон буенча Русиянең спорт мастеры Алик Рамазановның якты истәлегенә багышланган волейбол буенча турнир үтте.
Чарада тугандаш Башкортстан һәм Татарстан Республикаларынан барлыгы 14 команда үзара көч сынашты. Чараны ачу тантанасында муниципаль район хакимияте баш-лыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Аликның әтисе – Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Азат Шәфигулла улы Рамазанов чыгыш ясап, спортчыларга ярыш чәме, уңышлар теләделәр. Татарстанның Әлмәт шәһәреннән бер, Сарман районнан ике, район үзәгеннән, Юмаш авылыннан, Нефтекама шәһәреннән, Буздәк районының Күзәй һәм Сәвәде авылларыннан, Бөре шәһәреннән Башкортостан дәүләт университеты филиалы һәм фармацевтика лицее командалары, Дүртөйле районының Семилетка, Бакалы районының Бакалы, Катай, Иске Корыч авылларыннан килгән спортчылар өч төркемдә үзара иң көчле командаларны ачыкладылар. Киеренке алышларда Татарстан вәкилләре өстен булып чыкты: Сарман районы уенчылары беренче, Әлмәт шәһәре волейболчылары
икенче, күрше Бакалы районы үзәге спортчылары өченче призлы урыннарга лаек булды. Командалар вымпел, медальләр, грамоталар, кубоклар һәм истәлекле бүләкләр ияләре булды. Данлы райондашыбызның якты истәлегенә спортның төрле төрләре буенча ярышлар даими үтеп тора һәм һәркайсында анда катнашкан кешеләр югары оештыру дәрәҗәсе өчен ихлас рәхмәт җиткерәләр. Аликны онытмаучы спортчыларга без дә үз чиратыбызда зур рәхмәтлебез, аларга киләчәктә дә активлык, яңадан-яңа җиңүләр яулауларын телибез.
Читайте нас: