ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
14 гыйнвар 2020, 13:25

Яшь атлетлар сынатмады

Кышкы каникул көннәрендә Стәрлетамак шәһәрендә яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Башкортстан беренчелеге узды.

Кышкы каникул көннәрендә Стәрлетамак шәһәрендә яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Башкортстан беренчелеге узды. Бәйгедә республиканың Уфа, Ишембай, Салават, Стәрлетамак , Мәләвез, Белорецк, Туймазы, Нефтекама, Дүртөйле, Бөре, Благовещенск шәһәрләре һәм Дуван, Күгәрчен, Чакмагыш, Чишмә, Мишкә районнарыннан иң көчле атлетлары көч сынашты. Ярышларда район данын яклаган Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер Эльмира Ирнис кызы Гайнуллинаның тәрбияләнүчеләре чыгыш ясап, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.Гимназия укучылары Марсель Аетбаев озынлыкка сикерү буенча икенче урын яуласа,өченче урынга Тимур Шәйхетдинов чыкты.1000 метр дистанциядә йөгерүдә Илсур Ямалов икенче булып килде.
Читайте нас: