ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
15 гыйнвар 2020, 14:30

Раштуа бәйрәме хөрмәтенә

“Карагай” чаңгы үзәгендә Раштуа көнендә чаңгыда узышу буенча төрле яшь категорияләре вәкилләре арасында ярыш оештырылды.

Спорт көндәлеге
“Карагай” чаңгы үзәгендә Раштуа көнендә чаңгыда узышу буенча төрле яшь категорияләре вәкилләре арасында ярыш оештырылды.
Яңа ел каникулының һәр көнен истә калырлык файдалы шөгыль белән үткәрергә тырышучы райондашларыбыз анда теләп катнашты. Саф һавада нарат агачлары шаулап үскән урман кочагында үзләрен сынап карарга бик күп райондашлар җыелды, арада хәтта Кырмыскалы районыннан кунак та бар иде.Ундүрт яшькә кадәрге спортчылар арасында иң җитезе Равил Солтанов атлы егет булып чыкты. Пьедесталга шулай ук Айнур Сәитов белән Тимур Моталлапов та җиңүчеләр сыйфатында күтәрелде.
25 яшькә кадәрге ир-егетләр арасында Руслан Хәтмуллин беренче, Надир Казаев икенче, Динислам Гәрәев өченче баскычларга күтәрелде.
25-45 яшьлекләр арасында Кырмыскалы районы кунагы Денис Ивановны узучы табылмады. Олег Солтанов икенче, Илнур Гәрәев – өченче урыннарда.
45 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Данил Кинҗәкәев иң югары баскычны биләде. Фәрит Големов икенче урынны яулады. Альберт Каникеев белән Сергей Гусев, бер үк төрле вакыт күрсәтеп, өченче урынны икәүләп бүлештеләр.
Хатын-кызлар арасында 25 яшькә кадәргеләр арасында иң йөгереге Иске Калмаштан шәфкать туташы Әлфия Мусина булып чыкты.
25 тән 45 яшькәгә категориядә пьедесталны Гүзәл Әминева, Ирина Сәитова биләде, 45 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Дамира Низамова беренче, Миләүшә Шәрипова икенче, Рәйсә Хәкимова өченче урыннарны яулады. Ярышны оештыруда муниципаль район Советы депутаты, Чакмагыш юл төзүремонтлау идарәлеге начальнигы Марат Тәлгать улы Мусин белән “Карагай” ял үзәге җитәкчесе, шәхси эшкуар Рамил Наил улы Хәбиров иганәчелек ярдәме күрсәттеләр.
Читайте нас: