Үткән атнаның шимбә көнендә Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең мәйданы гөрләп торды. Чөнки биредә район үзәгенең “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ,әти-әниләр һәм бакча хезмәткәрләре “Йолдыз белән зарядка”га бастылар. Күңелле,музыкаль физзарядканы билбау көрәше буенча призер,26 медаль иясе Рамазан Бикмөхәммәтов күрсәтте. Барысы да бергәләп хәрәкәтләрне кабатладылар,флешмобта катнашып,яхшы кәефле булдылар.