ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
29 гыйнвар 2020, 18:30

Яшьләргә биргесез әле алар...

“Өченче буын халык университеты” дәүләт программасын тормышка ашырып, районыбызда өлкән яшьтәгеләр өчен дәвалау физкультурасы түгәрәге оештырылуга дистә ел да булып киткән.

“Өченче буын халык университеты” дәүләт программасын тормышка ашырып, районыбызда өлкән яшьтәгеләр өчен дәвалау физкультурасы түгәрәге оештырылуга дистә ел да булып киткән.
Анда теләп шөгыльләнеп, буш вакытларын файдалы үткәреп кенә калмыйча, сәламәтлекләрен ныгытып, гомерләрен озынайтучы райондашларыбыз да бүген илле ике кеше җыелып китә.
Башкортстанның атказанган тренер-укытучысы, әлеге түгәрәкнең алмаштыргысыз җитәкчесе Фидрат Афзал улы Гыймаевның үзе эшләгән ысуллары, сәламәтлеккә файдалы методикасы нигезендә тәннәрен язып, төрле күнекмәләр белән саулыкларын арттыручыларның зур күпчелеген җыр-моң, сәхнә иҗатының барлык жанрларын да үз иткән – кыскасы, тик тормаган кешеләр тәшкил итә. Өстәвенә, алар сәяхәтләргә йөрергә ярата, үз мәнфәгатьләре буенча үзешчән сәнгатьтә актив катнашып, мәртәбәле бәйгеләрдә олы җиңүләр дә яулый. Алай гына да түгел, үзләре арасында төрле бәйгеләр дә оештырып торалар.
Яңа ел алды көннәренең берсен-дә биредә шөгыльләнүчеләр бергәләшеп матур бәйге оештырдылар. Аны Фидрат Афзал улы изге теләкләр, ихлас тәбрикләү сүзләре белән ачып җибәрде. Төрле яшь категорияләрендә Лариса Демчук, Зәһилә Төхвәтуллина, Венера Шәйдуллина – беренче, Гүзәлия Дәүләтова – икенче, Альвира Юзиева өченче урынны алдылар. Аларга грамота-медальләр, истәлеккә бүләкләр бирелде. Калганнарга да кечкенә бүләкләр булды.
Кичәне оештыруда 85 яшьне узган Флүзә Фәррахова, Фәрит һәм Зәһилә Төхвәтуллинар, Гүзәлия Дәүләтованың ярдәме зур булган. Озак еллар җитәкче вазыйфалар биләгән, спорт һәм сәхнә белән дус Ринат Хәбирҗан улы Вилданов бәйгенең алып баручысы гына түгел, аккомпаниаторы, концертмейстеры да булды, биш сәгатьләп дәвам иткән чарада рәхәтләнеп җырлады һәм биеде дә әле. Гомумән, бер генә кеше дә читтә калмады ул кичәдә, һәркайсы үз һөнәрләрен күрсәтте.
Ә Яңа ел алдыннан ничек бүләкләрсез каласың инде?! Һәр чыгыш ясаучыга мотлак истәлекле бүләкләр бирелде, матур гына сый табыны да оештырылды. Бу җәһәттән инде булдыклы эшкуар, үзе дә спорт һәм иҗат сөюче кеше Илдус Шәриповның матди ярдәме зур булды.
Илдус Хәмәтрәхим улы – гомумән, күпкырлы кеше. Яшьлегендә чаңгыда узышу, биатлон, велоспорт буенча район, республика, хәтта илкүләм чараларда да призлы урыннар яулаган, гомерен халык хуҗалыгы тармагында игелекле хезмәттә үткәргән булдыклы ир узаманы районда беренчеләрдән булып фермерлык хәрәкәтенә тотына һәм бүген дә ярыйсы гына уңышлы эшләп килә. Илдус Шәрипов – Фидрат Афзал улының укучысы, аның изге киңәшләрен тотучы. Остазы белән бүген дә шулай тыгыз бәйләнештә эшчәнлеген дәвам итә. Игелекле гамәлләр кылучы кешеләрнең эшләре дә уңышлы булучанлыгы бәхәссез.
Менә шулай яши безнең хөрмәтле өлкәннәребез. Олыгайган көндә дә яшьләрчә җитезлек саклап гомер кичерүчеләргә сокланырга гына кала.
Читайте нас: