ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
4 февраль 2020, 17:25

Чаңгы спортын популярлаштырып

Якшәмбе, 2 февральдә “Карагай” ял базасында районыбыз оештырылуның 90 еллыгына багышлап, чаңгыда шуу буенча ярышлар үтте.

Якшәмбе, 2 февральдә “Карагай” ял базасында районыбыз оештырылуның 90 еллыгына багышлап, чаңгыда шуу буенча ярышлар үтте. Бу зур спорт чарасын Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы, җаваплылыгы чикләнгән “Сихәт” җәмгыяте директоры Ирек Марс улы Усманов һәм “Карагай” ял базасы директоры Рамил Наил улы Хәбиров оештырды һәм иганәчеләре булды. Ярышларда Уфа, Бөре, Туймазы, Нефтекама, Дүртөйле шәһәрләреннән, Уфа районының Авдон касабасыннан, Дүртөйле, Илеш, Кырмыскалы, Шаран һәм үзебезнең Чакмагыш районыннан 69 һәвәскәр спортчы катнашты.
Бәйгедә катнашучыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сәламләде һәм уңышлар теләде. Артабан чаңгычылар яшь категорияләре буенча төркемнәргә бүленеп җитезлектә, осталыкта ярыштылар.
(Күләмле бу спорт чарасы хакындагы тулырак язма “Игенче” гәзитендә дөнья күрәчәк).
Читайте нас: