Шимбә, 8 февральдә, XXXVIII Гомумрусия массакүләм “Русиянең чаңгы юлы-2020” чаңгы узышы үтте. Бу ил күләмендәге спорт бәйрәменә һәр елдагыча, безнең район да актив кушылды. Олысын-кечесен сәламәт тормыш рәвешен алып баруга җәлеп иткән мондый бәйгеләр барлык авыл биләмәләрендә дә оештырылды. Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсендә “Русиянең чаңгы юлы-2020” ярышы Чакмагыш-Яңа Балтач юлы буендагы трассада үткәрелде. Чарада төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре булган 240 кеше катнашты.