ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
3 март 2020, 12:10

Җиңүчеләр билгеләнде

Үткән атна ахырында районыбызда шайбалы хоккей буенча Башкортстан Республикасы XXVIII Авыл спорт уеннарының финал ярышлары үтте.

Үткән атна ахырында районыбызда шайбалы хоккей буенча Башкортстан Республикасы XXVIII Авыл спорт уеннарының финал ярышлары үтте. Өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” шугалагында барган “боз алышында” Кырмыскалы, Әлшәй, Чишмә, Уфа, үзебезнең Чакмагыш, Әбҗәлил, Балтач, Архангель һәм Дуван районнары командалары көч сынашты. Райондашлар өч көн дәвамында иртәнге сәгатьләрдән кичкә кадәр яраткан спорт төре буенча ярышлар карау мөмкинлегенә ия булды.
Һәр район командасы хоккейчылары югары әзерлекле, яхшы уен техникасына ия булуын дәлилләп, тамашачыларга һәм көярмәннәргә көчергәнешле һәм дулкынландыргыч мизгелләргә бай булган матчлар бүләк итте. Спортчылар бар көчләрен куеп җиңү яуларга омтылды.
(Уеннар турында тулы язманы “Игенче” гәзитенең алдагы саннарының берсендә укырга була.)
Читайте нас: