ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
6 март 2020, 14:30

Спорт белән дә дус алар

Кышның азакы көнендә “Карагай” чаңгы базасында район агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре арасында спорт ярышлары оештырылды. Анда җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе”, “Юлдаш” җәмгыятьләре, “Алга”, “Герой”, “Заря”, “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары вәкилләре – барлыгы 75 кеше чаңгыда узышуда һәм аркан тартышуда көч сынашты. Ярышларның баш судьясы – Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Ранис Нурхәниф улы Баянов бәйге тотучыларга узыш кагыйдәләрен, саклык чараларын аңлатты, артабан чаңгы юлында ярышлар башланды. Иң тәүдә мәктәп укучылары дистанциягә чыкты. Хуҗалыкларның лаеклы киләчәге үзләрен ярыйсы ук әзерлекле спортчылар итеп танытты. Кызлар арасында беренчелекне Эльвина Хөсәенова, малайлар арасында Вадим Кәримов белән Тимур Маннанов уртаклашты. Артабан 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар бәйге тотты. “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятеннән Надежда Соколова беренче, “Алга”дан Элина Хаҗиева икенче, “Герой”дан Гөлшат Бикмиева өченче урыннарны яулады. Бу төркемдәге ир-егетләр арасында “Базы” вәкилләре Руслан Хәтмуллин – беренче, Раушан Әхмәдуллин – икенче,”Алга”дан Наил Әхмәдуллин өченче урыннар иясе булды. 50 яшькә кадәргеләр арасында “Алга”дан Ләйсән Ялаева беренче, Резида Маннанова – икенче, “Герой”дан Айгөл Нәбиева өченче булды, 50 дән өлкәнрәк арасында “Базы”дан Зөлфия Латыйпова беренче, Зинфера Садыйкова – икенче, “Герой”дан Гөлнәзирә Ваһапова өченче призлы урын ияләре булды. Ир-егетләрдән “Октябрь” кооперативы вәкиле Олег Солтанов беренче, “Юлдаш” җәмгыятеннән Фауат Әхмәдиев икенче, “Герой”дан Рәфис Бәдретдинов өченче килделәр. Аркан тартышуда иң көчлеләре булып “Алга” кооперативы вәкилләре танылды. Икенче урында – геройлылар, “Октябрь” кооперативы командасы өченче урынны яулады. Бәйгеләрнең абсолют җиңүчесе исеменә җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте вәкилләре лаек булды. Ярышларны муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге белән Чакмагыш мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге оештырып үткәрде. Җиңүчеләргә медальләр һәм кыйммәтле бүләк- ләр район агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының иганә акчасына алынды. Ярышны оештыручылар һәм барлык катнашучылар да “Карагай” чаңгы базасы җитәкчесе Рамил Наил улы Хәбировка ихлас рәхмәт белдерә.

Кышның азакы көнендә “Карагай” чаңгы базасында район агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре арасында спорт ярышлары оештырылды.
Анда җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе”, “Юлдаш” җәмгыятьләре, “Алга”, “Герой”, “Заря”, “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары вәкилләре – барлыгы 75 кеше чаңгыда узышуда һәм аркан тартышуда көч сынашты. Ярышларның баш судьясы – Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Ранис Нурхәниф улы Баянов бәйге тотучыларга узыш кагыйдәләрен, саклык чараларын аңлатты, артабан чаңгы юлында ярышлар башланды. Иң тәүдә мәктәп укучылары дистанциягә чыкты. Хуҗалыкларның лаеклы киләчәге үзләрен ярыйсы ук әзерлекле спортчылар итеп танытты. Кызлар арасында беренчелекне Эльвина Хөсәенова, малайлар арасында Вадим Кәримов белән Тимур Маннанов уртаклашты. Артабан 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар бәйге тотты. “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятеннән Надежда Соколова беренче, “Алга”дан Элина Хаҗиева икенче, “Герой”дан Гөлшат Бикмиева өченче урыннарны яулады. Бу төркемдәге ир-егетләр арасында “Базы” вәкилләре Руслан Хәтмуллин – беренче, Раушан Әхмәдуллин – икенче,”Алга”дан Наил Әхмәдуллин өченче урыннар иясе булды. 50 яшькә кадәргеләр арасында “Алга”дан Ләйсән Ялаева беренче, Резида Маннанова – икенче, “Герой”дан Айгөл Нәбиева өченче булды, 50 дән өлкәнрәк арасында “Базы”дан Зөлфия Латыйпова беренче, Зинфера Садыйкова – икенче, “Герой”дан Гөлнәзирә Ваһапова өченче призлы урын ияләре булды. Ир-егетләрдән “Октябрь” кооперативы вәкиле Олег Солтанов беренче, “Юлдаш” җәмгыятеннән Фауат Әхмәдиев икенче, “Герой”дан Рәфис Бәдретдинов өченче килделәр. Аркан тартышуда иң көчлеләре булып “Алга” кооперативы вәкилләре танылды. Икенче урында – геройлылар, “Октябрь” кооперативы командасы өченче урынны яулады. Бәйгеләрнең абсолют җиңүчесе исеменә җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте вәкилләре лаек булды. Ярышларны муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге белән Чакмагыш мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге оештырып үткәрде. Җиңүчеләргә медальләр һәм кыйммәтле бүләк- ләр район агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының иганә акчасына алынды. Ярышны оештыручылар һәм барлык катнашучылар да “Карагай” чаңгы базасы җитәкчесе Рамил Наил улы Хәбировка ихлас рәхмәт белдерә.
Читайте нас: