ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
10 март 2020, 18:35

Муниципаль район хакимияте башлыгы призларына

Үткән бәйрәм яллары төрле мәдәни һәм спорт вакыйгаларына бай булды. Чакмагышлыларның яраткан ял урынына әверелгән “Карагай” базасында муниципаль район хакимияте башлыгы призларына чаңгы ярышлары оештырылды.

Үткән бәйрәм яллары төрле мәдәни һәм спорт вакыйгаларына бай булды. Чакмагышлыларның яраткан ял урынына әверелгән “Карагай” базасында муниципаль район хакимияте башлыгы призларына чаңгы ярышлары оештырылды. Чара Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее һәм Русиядә игълан ителгән Хәтер һәм дан елы чикләрендә үткәрелде.
Анда районның авыл биләмәләреннән һәм район үзәгендәге оешма-учреждениеләреннән 114 кеше катнашты. Ярышта катнашучыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Р.Ф.Ямалеев сәламләде һәм хезмәт урыннарында да уңышларга ирешеп, районның җәмәгать тормышында да катнашкан, актив тормыш позициясендә торып, спорт ярышларында да алдынгылар сафында булган гүзәл затларны язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләде һәм ярышларда уңышларга ирешүләрен теләде.
Бәйге хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында төрле яшь категорияләре буенча дүрт төркемгә бүленеп үткәрелде. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннар яулаучыларга грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Шушы көннәрдә истәлекле юбилеен билгеләгән районның танылган спортчыларының берсе, даими рәвештә ярышларга чаңгы трассасын әзерләүче Фәрит Зөфәр улы Големовка муниципаль район хакимиятенең Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитетының Мактау грамотасына лаек булды.
Читайте нас: