ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
12 март 2020, 12:30

ГТО фестивале үтте

Күптән түгел тестлаштыру үзәге һәм Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре берлектә гаилә командалары арасында Гомумрусия ГТО физкультура-спорт комплексы фестивале үткәрелде.

Күптән түгел тестлаштыру үзәге һәм Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре берлектә гаилә командалары арасында Гомумрусия ГТО физкультура-спорт комплексы фестивале үткәрелде. Чарада Чакмагыш беренче урта мәктәбе, гимназия, Иске Калмаш, Иске Бәшир, Тайняш, Аблай, Калмашбаш урта мәктәпләре вәкилләре катнашты. Алар, положение шартларларына ярашлы, ГТОның спорт залында тапшырыла торган нормативларын үтәделәр. Ярышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр яшь төркемнәре буенча шәхси һәм команда зачетларында билгеләнде.
Команда беренчелегендә Иске Калмаш урта мәктәбе данын яклаган Макуловлар гаиләсе җиңүче исеменә лаек булды, Тайняш урта мәктәбе вәкилләре Бәдретдиновлар – икенче урынны, Чакмагыш беренче урта мәктәбе вәкилләре Шәфыйковлар өченче урынны яулады.
Спорт фестивале җиңүчеләре һәм чарада катнашучылар кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.
Читайте нас: