ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
30 март 2020, 18:20

Яшь хоккейчыларыбыз – безнең горурлыгыбыз

Районыбызда хоккей уены илле еллык бай тарихка ия. Укучыларның хәзерге буынына бу спорт төренә мәхәббәтне иҗади карашлы, спорт белән ныклап мавыккан райондашларыбыз – айдар мәүлет улы Камалетдинов, азат илшат улы мәҗитов, Эдгар ринат улы Вәлиев, Альфрит Дамир улы Дәүләтшин тәрбияли. Балалар спорт мәктәбендә Эдгар Ринат улы Вәлиев җитәкчелек иткән “Шайбалы хоккей” берләшмәсе тәрбияләнүчеләре булган безнең балаларыбыз өчен 20192020 сезон аеруча истә калырлык яңа, чагу этап булды. Агымдагы елның 15 гыйнвардан 19ына кадәр Әлшәй районының Раевка поселогында 2007- 2008 елларда туган яшь хоккейчыларның В.Тарасов исемендәге “Алтын шайба” клубының республика финал ярышлары үтте. Бу ярышларда Башкортстанның төр- ле төбәкләреннән 8 команда катнашты. Алар – муниципаль һәм зона этапларында җиңү яулаган Әлшәй, Бишбүләк, Благовар, Дуван, Кушнаренко, Уфа, Чакмагыш һәм Чишмә районнары командалары. Районыбызның “Тигры” командасы, финалга чыгып, ышанычлы җиңү яулады. Бу команда хоккейчылары агымдагы елның 16 февраленнән 25нә кадәр Волгоград өлкәсенең Волжское шәһәрендә 2007-2008 елда туган яшь спортчылар арасында үткән Гомумрусия финалында Башкортстан данын яклады. Шуны да билгеләп үтү артык булмас: ил күләмендәге ярышларга турнирның иң көчле командалары чыккан иде. Районыбызның яшь хоккейчылары лаеклы уен күрсәттеләр һәм, иң мөһиме – бәһалап бетерә алмаслык тәҗрибә тупладылар. “Алтын шайба” кебек күләмле ярышларда катнашу – зур булмаган район үзәге командасы өчен үзе үк зур уңыш, олы казаныш бит ул. Безнең балалар яңа җиңүләргә омтыла һәм тоташ илнең төрле төбәк командалары белән бозда очрашырга әзер. Моннан тыш, 2006-2008 елларда туган балалар арасында үткәрелгән шайбалы хоккей буенча Башкортстан Республикасы беренчелегендә яуланган җиңү безнең яшь хоккейчылар өчен икенче зур вакыйга булды. Бу бәйгедә, безнең район хоккейчыларын да исәпләп, сигез команда иң көчлеләрне ачыклау максатында боз алышында көч сынашты. Агымдагы елның 2 мартыннан 5 мартына кадәр дәвам иткән барлык матчларда безнең команда киеренке, феерик уеннарда барлык көндәшләрен кыйрата барды. Бер генә уенда да безнең “Тигр”лар башка командаларга исәптә өстенлек итәргә мөмкинлек бирмәде. Финал уенында яшь чакмагышлылар Күмертау командасы белән очрашу үткәреп, бу шәһәр командасын 4:0 исәбе белән кыйратты һәм 2006-2008 елгы балалар арасындагы республика беренчелегенең Чемпион кубогына ия булды. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең укытучы-тренеры Эдгар Ринат улы Вәлиев җитәкчелек иткән “Тигры” командасы, горурланырлык көчле уен күрсәтеп, бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. 5 мартта район Чакмагыш данын лаеклы яклаган спорт геройларын каршы алды. Алар бик соң, төнге сәгатьләрдә кайтсалар да, чемпионнарны район хакимияте, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, мәктәпләр вәкилләре, ата-аналар, яшь хоккейчыларның дуслары һәм күп санлы көярмәннәре каршы алды. Җиңүчеләрне көчле алкышлар белән, тантаналы шартларда сәламләделәр. Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова яшь хоккейчыларны котлап, аларның туган район данын Русия дәрәҗәсендә лаеклы яклап, чын осталар уенын күрсәтүләрен һәм аларның барлык яшь спортчы райондашларыбыз өчен үрнәк булып торуларын билгеләде. Яшь хоккейчыларның әти-әниләре “Тигрлар” командасын хуплап һәм хәстәрләп, ярдәм итеп торулары өчен физкультура энтузиастларына рәхмәтле булуларын белдерделәр һәм муниципаль район хакимияте, мәгариф бүлеге, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, Чакмагыш беренче урта мәктәбе коллективларына, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Ирек Марс улы Усмановка хоккей сезоны дәвамындагы ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Һәм, әлбәттә, балаларның тренеры Эдгар Ринат улына таләпчәнлеге, яшь спортчыларда тәртип һәм характер тәрбияләве өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Ата-аналар комитеты рәисе Наил Газизов, ярышлар турындагы тәэссоратлары белән уртаклашып, болай диде: “Районыбызда спорт үсешен хәстәрләп, шайбалы хоккейны популярлаштыруга бар тырышлыгын салган кешеләр булуы сөенечле. Бу – киләчәккә заявка, чөнки төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашу балалар спорты үсешенә булышлык итә. Сез чираттагы тапкыр без – бердәм команда икәнлекне һәм бергәләп, бер-беребезгә ярдәм итеп зур эшләр башкара алуыбызны расладыгыз. “Тигры” командасы зур теләк белән ярышларда катнашты. Ә инде җиңү яулау – ул һәрвакыт зур шатлык һәм горурлык”. Әйе, районыбызның спорт елъязмасына янә бер чагу, еллар үткәч тә горурланып сөйләрлек һәм истә калырлык яңа сәхифә өстәлде. Җиңүегез өчен рәхмәт, яшь хоккейчылар! Без сезнең бе- лән горурланабыз. Барлык ата-аналар исеменнән Александр Рачук, Евгений Риянов, Кинҗә Бабаев, Илшат Байбаков, Владимир Кручинин, Илнур Сафиуллин, Геннадий Михеев, Рөстәм Сәетгәрәев, Салават Хәбибуллин, Марат Кирәев, Руслан Нуретдинов, Наил Газизов, Вадим Нуртдинов, Муратҗан Бабаев, Фидан Шәйморатов, Фидус Хөсәенов, Динислам Күсәбаев, Фирдәвис Ильясов, Урал Хәмәтов, Наил Гыймазов, Олег Солтанов, Венер Гәрәев, Илшат Кадыйров, Эдуард Кирәев, Роберт Богданов.
Читайте нас: