ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
23 апрель 2020, 11:55

Спорт белән өйдә дә шөгыльләнәләр

Башкортстан Республикасында югары әзерлек режимы игълан ителүгә бәйле, район үзәгендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә барлык уку-тренировка күнекмәләре дистанцион режимда үткәрелә.

Спорт – сәламәт тормыш рәвешенең нигезе. Ул сәламәтлекне сакларга һәм ныгытырга ярдәм итә.
Башкортстан Республикасында югары әзерлек режимы игълан ителүгә бәйле, район үзәгендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә барлык уку-тренировка күнекмәләре дистанцион режимда үткәрелә.
Тренер-укытучылар монда шөгыльләнүче балалар өчен кызыклы видеодәресләр, күнекмәләр комплекслары, тест биремнәре әзерләде. Балалар аларны бик теләп башкара.
Безнең Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә йөрүче кызлар һәм малайлар тренировкаларны өйләрендә үткәрәләр һәм тренерлары белән уңышлары турында уртаклашалар. Балалар белән фото- һәм видеотчетлар формасында элемтә тотабыз.
Читайте нас: