ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
1 апрель 2021, 12:00

Спорт көндәлеге

Легендар тренер кубогына ярышларОчрашкан, танышкан кешеләрнең кеше тормышында ниндидер бер урыны була, аларның сүзләре, алар белән корган һәр әңгәмә үзе бер дәрес, сабак, нәсихәт, киңәш кебек хәтердә кала.

Очрашкан, танышкан кешеләрнең кеше тормышында ниндидер бер урыны була, аларның сүзләре, алар белән корган һәр әңгәмә үзе бер дәрес, сабак, нәсихәт, киңәш кебек хәтердә кала.
Шундый кешеләрнең берсе – РСФСРның спорт ветераны, Башкортстан АССРының атказанган тренеры Фидрат Афзал улы Гыймаев. Шушы хөрмәттән өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” боз шугалагында балалар һәм яшүсмерләр арасында РСФСРның спорт ветераны, Башкорт АССРының атказанган тренеры Фидрат Афзал улы Гыймаевның Кубогына район ярышлары үтте.
Аның белән танышуыбыз кызык булды. Тыштан бик гади, ачык, чын күңелле абый. Шушы кеше күпме балаларда хоккей уенына сөю тәрбияләгән! Улыма яшь тә ничәгенәдер ай иде. Тышта уйнап йөргәндә, аның җитезлеген, йөгереп йөргәнен күрептер инде, Фидрат абый: “Бу малайны чаңгыга бастырырга кирәк, спортчы чалымнары бар”, – дигән иде. Чын тренер, ничәмә дистә егетләрдә хоккейчы тәрбияләгән олы зат, шушы бәләкәч кенә улымда булачак спортчыны күргән, аңа ышанычлар баглаган булган. Фидрат абыйның шушы киңәшен ишеттек, тыңладык, тик улымны гына чаңгыга бастыралмадык. Ул тимераякта шууны якын күреп, хоккей юлын сайларга уйлаган иде. Тик насыйп булмады...
Ярыш Фидрат Афзаловичның шайба чөюе белән ачып җибәрелде. Чарага хакимият башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев килеп, ярышта катнашучыларны котлады һәм тик җиңүләр генә теләде. Балалар спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова, авыл мәктәпләренең укытучылары һәм тренерлары көярмәннәр буларак балаларны дәртләндерү нияте белән килгәннәр. Хоккей бәйгеләрендә катнашырга биш команда: Имәнлекул, Юмаш, Тайняш, Калмашбаш, Тозлыкуш мәктәпләре укучылары килгән иде.
2020 елда бик күп авылларда хоккей мәйданчыклары ачылды, анда балалар һәм яшүсмерләр генә түгел, ә өлкән буын вәкилләре дә уйнарга киләләр һәм буш вакытларын сәламәт яшәү рәвешенә бүләргә тырышалар. Чөнки, сәләмәт яшәү – модада.
Ниһаять, җиңүчеләрне котлар вакыт та килеп җитте! Беренче урынны Имәнлекул урта мәктәбе, икенче урынны Юмаш һәм өченче урынны Тозлыкуш урта мәктәпләре командалары алды. Алар арасыннан “Иң яхшы капкачы” Денис Фәрхетдинов (Имәнлекул), “Иң яхшы сакчы” Самат Гарифуллин(Тозлыкуш) һәм “Иң яхшы һөҗүмче” булып Азамат Зарипов(Юмаш) табылды һәм Фидрат Афзал улы Гыймаев кубогы белән бүләкләнделәр. Фидрат абыйның эшен дәвам итүчеләр күплеге сөендерде –
димәк, тырышлыклары бушка булмаган!
Читайте нас: