ИГЕНЧЕ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
5 апрель 2021, 15:37

Беренче мәктәп – беренче!

Районыбызда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында бик күп спорт чаралары уздырыла.

Районыбызда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында бик күп спорт чаралары уздырыла.
Үткән җомга Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә районның гомуми белем бирү мәктәпләре арасында волейбол буенча беренчелек ярышлары узды. Анда 2003 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге кызлар катнашты. Биредә 10 команда: Чакмагыш гимназиясе, 1 санлы урта мәктәбе, Рапат, Рәҗәп, Үрнәк, Иске Бәшир, Имәнлекул, Тозлыкуш, Юмаш, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары үзара көч сынаштылар.
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова яшь волейболчыларны сәламләде һәм ярышлар башлануы белән котлап, уңышлы, имин бәйгеләр теләде. Шулай ук ул кызларныспорт белән һәрвакыт дус булырга чакырды. Спортны яраткан кешенең сәламәтлеге ныклы була. “Спорт физик тәрбия генә түгел, рухи тәрбия дә бирә”, – дигән төпле киңәшләрен җиткерде.
Имәнлекул мәктәбе һәм гимназия кызлары арасында беренче булып башланган уен дәрт һәм чәм уятты. Шуңа күрә алдагы волейболчылар да, әлеге темпка туры килү өчен, күп көч салырга тырыштылар. Һәр команда җиңү тубына кадәр көрәште. Һәр кыз бу уенда җитез реакция кирәклеген яхшы аңлады, җиңүгә үз өлешен кертте.
Уеннар нәтиҗәләре буенча өч урын билгеләнде. Нәтиҗәләр буенча: 1 урынны Чакмагыш 1 санлы урта мәктәбе, 2 урынны – Рапат, 3 урынны – Рәҗәп командалары алды.
Кызларны олы җиңүләре белән котлыйбыз. Алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!
Читайте нас: