ИГЕНЧЕ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
5 апрель 2021, 10:37

Элекке директор истәлегенә

1 апрель көнне Чакмагыш гимназиясендә аның элекке директоры Ратмир Фаот улы Камилҗанов истәлегенә милли көрәш һәм самбо буенча турнир узды. Чөнки, Ратмир Фаот улын укытучылар һәм укучылар тик яхшы яктан гына искә алалар.

Катнашучыларны гимназия директорының укыту һәм тәрбия буенча урынбасары Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова сәләмләде һәм шушындый истәлекле, мөһим чарада катнашырга җыелулары өчен барсына да рәхмәт белдереп, гадел һәм күңелле уен теләде.
Турнирны ачудан соң яшь гимнасткалар үзләренең концерт номерларын күрсәтте. Өлкән судья Антон Ковалев судьялар коллегиясе әгъзалары белән таныштырды. Көрәш келәменә бер-бер артлы 1-11 сыйныф укучылары чыкты. Турнирда төрле авырлык категорияләрендә иң көчле көрәшчене һәм самбочыны билгеләделәр. Алар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
Читайте нас: