ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
5 апрель 2021, 16:53

Казаннан – мактаулы икенче урын яулап

29 март–2 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә 2013 елда туган үсмерләр арасында шайбалы хоккей буенча “ALGA CUP” ачык турниры үтте.

  • 29 март–2 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә 2013 елда туган үсмерләр арасында шайбалы хоккей буенча “ALGA CUP” ачык турниры үтте. Районыбызның “Ястребы” командасы хоккейчылары анда лаеклы уен күрсәтеп, көмеш медальләр ияләре булдылар.
    Яшь уенчыларның шәрәфле икенче урынны яулавында тренер-укытучы Азат Илшат улы Мәҗитовның хезмәт өлеше аеруча зур. Биш көн дәвам иткән ярышларда якташларыбыз бер генә матчта да җиңелми, Казанның “Ак Барс-1” һәм “Ак Барс-2”, “Динамо”, Тольяттиның “Лада”, Мәскәүнең “Снежные барсы”, Новосибирск шәһәренең “Титан”, Санкт-Петербургның “Невский район”, “Динамо”, “СШОР-1”, Саратовның “Кристалл”, Чиләбе шәһәренең “Старт” командалары белән көч сынашып, үзләрен көчле уенчылар итеп таныттылар. Бары тик финалда гына хуҗаларның “Ак Барс-1” командасы уенчылары гына алардан берникадәр өстенлек алды.
    “Ястребы” командасының яшь хоккейчыларын, тренерлар штабын һәм көярмәннәрне лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм артабан да бары тик уңышлар гына юлдаш булын телибез.
    Читайте нас: