ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
5 апрель 2021, 16:41

Ярыштан – призлы урын яулап

Билбау көрәше – иң ныклы, көчле рухлы һәм гореф-гадәтләргә тугры спортчылар бәйгесе.

Билбау көрәше – иң ныклы, көчле рухлы һәм гореф-гадәтләргә тугры спортчылар бәйгесе. Шушы көннәрдә республиканың Дәүләкән шәһәрендә 12-14 яшьлек үсмер егетләр һәм кызлар арасында бу көрәш төре буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге оештырылды. Анда 15 команда составында булган 150 яшь спортчы көч сынашты.
Без районыбыз вәкилләре – Чакмагыш Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре һәм аларның остазларын уңышлы чыгыш ясаулары белән тәбриклибез. Ярышта тренер-укытучы Илнур Ришат улы Зәйнетдинов җитәкчелегендә шөгыльләнгән Тимур Әхтәров 60 кг.га кадәр авырлык категориясендә өченче призлы урынны яулады. Якташларыбызга артабан да уңышлар һәм шатлыклы җиңүләргә ирешүләрен телибез.
Читайте нас: