3 апрель көнне Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 2005 елгы һәм аннан да яшьрәк булган егетләр арасында мини-футбол буенча район беренчелегенә ярышлар узды.
Барысы бергә ярышларда 9 мәктәп командасы көч сынашты. Анда Чакмагыш гимназиясе, 1 нче санлы урта мәктәп, Иске Калмаш, Үрнәк, Имәнлекул, Юмаш, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән 3 команда катнашты.
Һәр команда зур әзерлек белән килгән иде. Уен җанлы барды, берсенең дә сынатырга исәпләре булмавы күренеп торды. Спорт залы футболчыларны дәртләндерергә, алар өчен янып-көяргә килгән сыйныфташлары, дус-ишләре белән тулы иде. Алар арасында баласы өчен борчылып торган бер ана игътибарымны җәлеп итте. Аны читтән озак кына күзәтеп торганнан соң, җаен туры китереп, янына бармыйча түзмәдем. Ирина Латыйпова улының уенда катнашканын карарга, аның өчен “көяргә” килгәнен бәян итте. “Улым Надир Латыйпов 4 нче сыйныфта гына укуына карамастан, өлкәнрәк егетләр белән бик теләп футболга йөри. Спортны ярата. Хәзер үсте инде. Әни, ник борчылып торасын, кайт инде, ди. Тренеры Рөстәм Роберт улы Суховны бик ярата һәм хөрмәт итә” , – диде ул улы белән горурланып. Минем уйлавымча, тик әни кеше генә газиз баласы өчен тормышта гына түгел, уеннарда да җан атып, борчыла аладыр.
Менә шундый җанатарлар, спорт яратучы балаларыбыз булганда, әлбәттә, яшьләребез киләчәге өметле.
Финалда Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең 2006-2007 елгы укучылар командасы җиңде. Шулай итеп, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе – беренче, Юмаш мәктәбе – икенче, Иске Калмаш укучылары өченче урынны яулады.