ИГЕНЧЕ
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Спорт
13 Май 2021, 14:06

Өченче тапкыр республика чемпионы булды

4-9 май көннәрендә Уфада ике тапкыр Советлар Союзы Герое М.Г. Гәрәев истәлегенә бокс буенча төбәкара ярышлар үтте.

4-9 май көннәрендә Уфада ике тапкыр Советлар Союзы Герое М.Г. Гәрәев истәлегенә бокс буенча төбәкара ярышлар үтте. Анда 2003-2004 елларда туган 17-18 яшьлек юниор егетләр һәм кызлар көч сынашты. Һәм иң шатлыклысы – анда безнең райондашыбыз Артем Салават улы Садыйков 75 килограмм гәүдә авырлыгы категориясендә абсолют җиңүче булып, өченче тапкыр Башкортстан Республикасы чемпионы титулын яулады һәм бокс буенча Русиянең спорт мастерлыгына кандидат булуга иреште. Шунысын аерым билгеләп үтү мөһим – бу күрсәткечкә көрәшче спортчылар дистә еллар дәвамында йөзләгән турнирлар аша үтеп ирешә. Ә райондашыбыз бу үрне 17 яшендә үк яулый алган. Артем Башкортстан аграр-технология колледжында эшләгән “Чыңгыз” боксерлар клубында Чакмагыш беренче урта мәктәбенең бишенче сыйныфында укыган чагында шөгыльләнә башлый. Клубның җитәкчесе Илгиз Габделхәй улы Ибраһимов рух ныклыгын, тәртип һәм көч тәрбияләүче шушы спорт төрен үз иткән малайларкызларны урам тәрбиясенә бирешмичә, спортка һәм сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итүне, чын шәхесләр итеп тәрбияләүне максат итеп куеп эшли. 13 ел дәвамында эшләп килгән “Чыңгыз” клубында йөзләгән үсмерләр тәрбияләнеп, төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында катнаша, җиңүле урыннар яулый. Артем да биредә биш ел дәвамында бу спортка бар күңелен биреп шөгыльләнеп кенә калмый, үзе бик тә хөрмәт иткән тренеры Илгиз Габделхәй улы үрнәгендә артабангы тормышын да шушы спорт белән бәйләүне максат итеп куя һәм 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң укуын Уфа шәһәренең спорт мәктәбендә дәвам итә. Күләмле ярышларда катнашып, һәркайсында призлы урыннар яулауга ирешкән егет — бүгенге көндә Башкортстан Республикасының бокс буенча җыелма командасы әгъзасы. Аның шушы уңышлары турында зур горурлык белән сөйләп, спортта иң беренче үрләрне яулауга ярдәм итүче Илгиз Габделхәй улы: “Артем кайсы ярышта катнашса да, һәрвакыт “Чакмагыш” дип язылган футболкада көрәшә, районыбыз боксчылары данын республикада гына түгел, җыелма команда составында ил күләмендә дә таратырга омтыла. Без авыл җирлегендә үскән гади егетнең, безнең тәрбияләнүчебезнең 17 яшендә үк шундый югары казанышларга ирешүенә шатланып һәм горурланып бетә алмыйбыз”, – ди. “Чыңгыз” клубында әлеге вакытта шөгыльләнүче малайлар-кызлар да Артем абыйларына лаеклы алмаш булып үсеп килә. Бу хакта аларның күртән түгел генә яулаган уңышлары да ачык сөйли. Берничә атна элек кенә Илеш районында үткән зона ярышларында клубның 19 яшь боксчысы катнашып, 16сы беренче һәм икенче, өчесе өченче призлы урынны яулап кайткан. Әйткәндәй, алар арасында тренерның 12 яшьлек улы Чыңгыз Ибраһимов та 34 килограмм гәүдә авырлыгы категориясендә чыгыш ясап, үз төркемендә зона ярышы чемпио н ы б у л у г а ирешкән. Бәләбәй шәһәрендә үткән ярышларда да сынатмаганнар клуб тәрбияләнүчеләре – 12 бала җиңүчеләр пьедесталының 1-2 баскычына күтәрелеп бүләкләнгән. Әлеге вакытта лицейда урнашкан клубта 38 бала бушлай, бернинди түләүләрсез шөгыльләнә. Бу спорт төрен үз иткән кызларга һәм малайларга ишекләр һәрвакыт ачык. “Мин яшь буынны шушы спорт төренә җәлеп итүгә, ярышларда катнашырга уңайлы шартлар булдыруга ярдәм күрсәткән район хакимиятенә, Башкортстан аграр-технология колледжының райондагы филиалы җитәкчелегенә, Башкортстан Республикасының Бокс федерациясенә һәм балаларны м и ң а ы ш а н ы п т а п ш ы р г а н тәрбияләнүчеләремнең әтиәниләренә ярдәмнәре өчен бик тә рәхмәтлемен”, – ди“Чыңгыз” бокс клубы тренеры Илгиз Габделхәй улы Ибраһимов.
Читайте нас: