ИГЕНЧЕ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
22 Май 2021, 16:15

Башкорт милли спорт уеннары аша милли тәрбия бирү

Башкорт милли спорт уеннары аша милли тәрбия бирү Кичә, 21 майда, районда Бөтендөнья башкортлар Корылтае проекты чикләрендә Дувәнәй ыруы Җыены булды.

Кичә, 21 майда, районда Бөтендөнья башкортлар Корылтае проекты чикләрендә Дувәнәй ыруы Җыены булды. Җыен программасында төрле мәйданчыкларда балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч чаралар узды. Чакмагыш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә башкалабыз спортчылары яшүсмерләр өчен милли спорт төрләрен популярлаштыру, аларда кызыксыну уяту максатыннан осталык дәресләре оештырды. Атка атланып ук ату милли спорт төрен үстерү һәм "Мәргән укчы" традицион уктан ату коммерцияле булмаган оешма директоры Юлай Галиуллин, Башкортостан Республикасының мас-рестлинг буенча Федерация президенты Раил Бикмәев традицион җәядән ук ату турниры уздырды һәм "Таяк тартыш" борынгы башкорт уены белән таныштырдылар. Бәйге яшь буынның милли үзаңын тәрбияләргә һәм тарихка карата кызыксыну уятырга булышлык итте.
Читайте нас: