Юмаш авылында 2006 елда туган һәм аннан кечерәк егетләр һәм кызлар арасында велоспорт буенча Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтае депутаты В. В. Соколов призына республика ачык беренчелеге үтте. Ярышларда алты командадан 70 кеше – Октябрьский, Дүртөйле шәһәреннән, шулай ук Кушнаренко, Дүртөйле, Благовар һәм безнең район вәкилләре катнашты.