ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Спорт
26 июль 2021, 15:26

Акыл өчен зарядка

Каразирек мәдәният йортында “Акыл өчен зарядка” шашка турниры узды. Өстәл уеннары логик фикерләү сәләтләрен үстерергә, уйларга һәм хәтер күнекмәләрен ныгытырга өйрәтә. Шулай ук балалар уен барышында нәтиҗәләр һәм карарлар кабул итәргә, бер-берсе белән аралашырга өйрәнәләр.

Егетләр көндәшләре белән ярышып, шашкадагы уеннарның бик күп төрле булуын һәм беренче карашка күренерлек дәрәҗәдә гади булмавын аңладылар. Уеннар барышында балалар көндәшләренә яхшы мөнәсәбәттә булдылар, аларның уңышсызлыкларына борчылдылар. Уен мавыктыргыч узды һәм һәр катнашучыны чишелеш юлларын эзләргә, үҗәт, максатчан, түземле булырга өйрәтте. Балалар шулай ук бильярд уены белән дә кызыксыну белдерделәр. Мәдәният йорты мөдире Радик Гафаров кийны ничек дөрес тотарга һәм бильярд шарына ничек дөрес сугарга икәнен күрсәтте. Ул шулай ук балаларга бильярдның төрләре турында аңлатты, бу уен буенча халыкара чемпионатлар, дәрәҗәле турнирлар узуы турында сөйләде.

Мәгълүмат һәм фотосүрәтләр чыганагы: Каразирек мәдәният йортының “Бәйләнештә” социаль челтәре сәхифәсе.

Акыл өчен зарядка
Акыл өчен зарядка
Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: