ИГЕНЧЕ
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Спорт
6 август 2021, 16:55

Районыбызда – олимпиада бронзасы!

Токио шәһәрендә дәвам иткән Олимпия уеннары барышында Башкортстан  спортчылары да сизелерлек уңышлар  яулый.

Районыбызда – олимпиада бронзасы!
Районыбызда – олимпиада бронзасы!

Токио шәһәрендә дәвам иткән Олимпия уеннары барышында Башкортстан  спортчылары да сизелерлек уңышлар  яулый. Ә менә безнең районыбыз – Яңа Балтачта туып-үскән велоспортчы Гөлназ Бадыйкова- Хатунцеваның “Мэдисон” төрендәге узышта Русия җыелма командасы әгъзасы Мария Новолодская белән берлектә бронза медаль яулавы – бөтенебез өчен дә зур горурлык! Чакмагыш велосипедчыларының дөньякүләм уңышлары дәвам итүе сөенеч хисләре генә тудыра. Якташыбызны һәм аның якыннарын ихлас тәбрик итәбез һәм яңадан-яңа җиңүләр көтәбез !

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: