ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
20 август 2021, 11:25

Спорт белән дуслыкны тагын да ныгытып

Үткән атнаның шимбәсендә илебездә Физкультурачылар көне киң билгеләнде.

Спорт белән дуслыкны  тагын да ныгытып
Спорт белән дуслыкны тагын да ныгытып

Үткән атнаның шимбәсендә илебездә Физкультурачылар көне киң билгеләнде. Безнең Бакалы психоневрология интернатының Яңа Балтач авылында урнашкан филиалы хезмәткәрләре ил күләмендәге бу сәламәтлек бәйрәмен тәрбияләнүчеләребез өчен файдалы да, күңелле дә итеп үткәрергә тырышты. Сәламәтлек көнен саф һавада күнегүләр, спорт уеннарыннан башка күз алдына да китереп булмый торгандыр ул, мөгаен. Күнегүләр һәм уеннар вакытында стресслар кими, кәеф күтәрелә, күңелсез уйлар онытылып, уңай, позитив эмоцияләр барлыкка килә. Ә мондый уңай күңел халәте безнең интернатта тәрбияләнүчеләр өчен бик тә мөһим. Чара барышында аларга физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең һәм саф һавада күнегүләр ясауның файдалы булуы турында сөйләп-аңлатып кына калмадык, алар белән бергәләп физзарядка да ясадык, уеннар да уйнадык. Командаларга бүленеп һәм “Күңелле стартлар” формасында үткән ярышлар аларга аеруча ошады, шаян, уңай халәттә үтте. Ярышлар дәвамында хәрәкәтләре чикләнгән тәрбияләнүчеләребезнең дә мөмкинлекләре исәпкә алып оештырылган һәм туп, башка төрле спорт инвентаре кулланылган, хәрәкәт координациясен яхшыртуга, өлгерлек-җитезлекне сынауга юнәлтелгән уеннар үткәрдек. Алар бу уеннарда бик теләп, актив катнаштылар. Сәламәтлек һәм физкультура бәйрәме атмосферасын булдыруга иганәчеләр бүләк иткән җәйге спорт формасы да булышлык итте. Бу киемдә тәрбияләнүчеләребез үзләрен чын физкультурачылар кебек хис иттеләр. Әлеге бәйрәмдә катнашу алар өчен шатлыклы вакыйга булды, рухи сәламәтлекләрен яхшыртуга да уңай тәэсире зур булды.

Автор:Гөлназ Мөхәммәтгәрәева, мәдәни чараларны оештыручы.
Читайте нас: