ИГЕНЧЕ
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
28 октябрь 2021, 11:40

Яшьләр – яман гадәтләргә каршы

Октябрь ае дәвамында районда барган тәмәке тартуга, алкогольле эчемлекләргә һәм наркотик матдәләргә бәйлелекне профилактикалау айлыгы чикләрендә Яшьләр Үзәге тарафыннан “Наркотикларсыз Башкортстан” дип исемләнгән плакатлар конкурсы оештырылган иде. Иҗади бәйгегә алкоголь һәм наркотикларга каршы көрәш тематикасына район мәгариф учреждениеләрендә белем алучы укучыларның эшләре кабул ителде. Алар бу бәйгедә актив катнашты. Тапшырылган плакатлар арасында конкурс шартларына тулусынча җавап биргәннәре сайлап алынды һәм җиңүчеләр билгеләнде.

Беренче урынга Рапат урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Динар Хәйруллин һәм Чакмагыш гимназиясенең 7нче сыйныф укучысы Рушана Кирамованың иҗади эшләре лаек булды. Икенче урынны Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Булат Ситдиков һәм Чакмагыш гимназиясенең 7нче сыйныф укучысы Азамат Дәүләтов иҗат иткән плакатлар яулады. Өченче урынга Чакмагыш гимназиясенең 7нче сыйныф укучысы Гөлнур Вәлиуллина һәм Калмашбаш урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Денис Зыязетдиновның эшләре лаек булды.
Иҗади бәйгедә җиңү яулаган яшь райондашларыбызны ихлас котлыйбыз һәм киләчәкт дә укуларында һәм иҗатларында яңадан-яңа казанышларга ирешүләрен телибез.
Фото һәм мәгълүмат чыганагы: Яшь үзәге сайты.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: