ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
12 декабрь 2021, 15:25

Яшь хоккейчыларыбыз – иң оста уенчылар

Шимбә көнне Кушнаренко авылында 2007-2009 елларда туган үсмер малайлар арасында шайбалы хоккей буенча Ачык республика турниры үтте.

Яшь хоккейчыларыбыз – иң оста уенчылар
Яшь хоккейчыларыбыз – иң оста уенчылар

Шимбә көнне Кушнаренко авылында 2007-2009 елларда туган үсмер малайлар арасында шайбалы хоккей буенча Ачык республика турниры үтте. Анда безнең Чакмагыш, шулай ук Дүртөйле, Кушнаренко районнары командалары шушы уенда осталыкта көч сынашты. Районыбызның тренер, Чакмагыш беренче урта мәктәбе укытучысы Эдгар Ринат улы Вәлиев җитәкчелегендәге “Тигры” командасы яшь хоккейчылары Дүртөйленең “Колосок” командасы уенчыларын 20:0, Кушнаренконың “Кристалл”ын 6:0 исәпләре белән кыйратып, турнирның җиңүчесе исемен яулады. Яшь хоккейчыларыбызны һәм аларның тренерын бу данлыклы җиңүләре белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм артабан да районыбызның хоккей данын арттыруда зур уңышларга ирешүләрен телибез. 

Автор:Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас: