ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
22 декабрь 2021, 11:14

Яшь көрәшчеләр сынатмады

Көрәш – халыкның яшәү көчен, батырлыгын, кодрәтен күрсәтә торган спорт төре. Халкыбызда көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Төрле бәйрәмнәрдә, сабан туйларында, җыеннарда бил алышу, көрәш традицияләре буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән.

Яшь көрәшчеләр сынатмады
Яшь көрәшчеләр сынатмады

Көрәш – халыкның яшәү көчен, батырлыгын, кодрәтен күрсәтә торган спорт төре. Халкыбызда көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Төрле бәйрәмнәрдә, сабан туйларында, җыеннарда бил алышу, көрәш традицияләре буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән.

Бүгенге көндә дә бер генә бәйрәм дә көрәшсез узмый, мәктәпләрдә көрәш секцияләре, спорт мәктәпләре барлыкка килә. Малайларыбыз, егетләребез, хәтта кызларыбыз көрәшергә өйрәнеп үсә. Районыбызда яшь буын сау-сәламәт, таза булып үссен өчен күп эшләр башкарыла. Әлеге милли спорт төре ныграк популярлаша бара, якташларыбыз да яхшы гына уңышларга ирешәләр. Агымдагы елның ноябрь аенда Үзбәкстан Республикасының Джизак шәһәрендә билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты узды. Ирекле стильдә узган ярышларда 30 илдән килгән егетләр катнашты. 21 русияле арасында безнең якташыбыз – Чакмагыш беренче урта мәктәбен тәмамлаган Артур Зариповның көрәшеп (тренеры Рөстәм Илһам улы Зыякаев) мактаулы икенче урынны яулавы да моның ачык бер дәлиле булып тора һәм горурлык уята.

Күптән түгел Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе көрәш белән шөгыльләнүче егет һәм кызларны үзенә җыеп алды. Биредә “Башкортстан Республикасы мәктәпләрендә спорт көрәше” проекты чикләрендә җаваплылыгы чикләнгән “Тимерлан-М” һәм “Реликт” җәмгыятьләре призларына билбау көрәше буенча Чакмагыш районы чемпионаты узды. Ул барлык санитар таләпләр төгәл үтәлеп: ишек төбеннән үк битлек киеп, QR-код тикшерелеп, тән температурасы үлчәнеп башкарылды.

Район халкы арасында спортның милли көрәш төрен популярлаштыру, балаларның осталыгын арттыру, иң көчле көрәшчеләрне ачыклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында үткәрелгән ярышта Рапат, Яңа Балтач, Тайняш, Иске Бәшир, Чакмагыш беренче урта мәктәпләре һәм гимназиядән 48 спортчы катнашты. Аларның күпчелеге – спорт мәктәбендә тренер-укытучы, билбау көрәше буенча РФ спорт мастеры Илнур Ришат улы Зәйнетдиновның кул астында шөгыльләнүчеләр.

Иң тәүдә Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова яшь көрәшчеләрне ярышлар башлануы белән котлап, уңышлы нәтиҗәләргә ирешүләрен, иң көчлеләрнең җиңүен теләде.

“Билбау көрәше – көчлеләр, зирәкләр, ихтыярлылар спорты. Бүгенге ярыш бу спорт төрендә иң яхшылардан саналган егет һәм кызларны җыйды. Ул, һичшиксез, яңа исемнәр ачачак, ә җанатарларга гадел көрәштән якты һәм онытылмаслык тәэссоратлар бүләк итәчәк”, – диде ул биредәге яшь спортчыларны һәм җанатарларны сәламләп.

 

Язманың тулы вариантын “Игенче” гәзитендә укырга була.

Яшь көрәшчеләр сынатмады
Яшь көрәшчеләр сынатмады
Яшь көрәшчеләр сынатмады
Яшь көрәшчеләр сынатмады
Яшь көрәшчеләр сынатмады
Яшь көрәшчеләр сынатмады
Яшь көрәшчеләр сынатмады
Яшь көрәшчеләр сынатмады
Яшь көрәшчеләр сынатмады
Яшь көрәшчеләр сынатмады
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: