ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
3 гыйнвар 2022, 17:15

Район укучылары электрон коралдан ату турнирында катнашты

Хезмәткә һәм оборонага Бөтенрусия физкультура-спорт комплексын популярлаштыру, үсеп килүче буынны патриотизм рухында тәрбияләү максатыннан райондагы ДОСААФ бүлеге ату тирында электрон коралдан ату буенча беренче район Яңа ел турниры оештырылды.

Район укучылары электрон коралдан ату турнирында катнашты
Район укучылары электрон коралдан ату турнирында катнашты

Хезмәткә һәм оборонага Бөтенрусия физкультура-спорт комплексын популярлаштыру, үсеп килүче буынны патриотизм рухында тәрбияләү максатыннан райондагы ДОСААФ бүлеге ату тирында электрон коралдан ату буенча беренче район Яңа ел турниры оештырылды. 3 нче гыйнвардан 5 нче гыйнварга кадәр барачак турнирда 11-15 яшьлек кызлар һәм егетләр составында 3 һәм 4 баскычка туры килгән командалар катнаша. Чараны ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та катнашты. Ул район мәктәпләреннән килгән укучыларны сәламләп, бәйгедә катнашучыларга зур уңышлар һәм җиңүләр теләде. Турнирның беренче көнендә Имәнлекул, Иске Калмаш, Сыйрышбаш, Тозлыкуш, Чакмагыш беренче урта мәктәпләреннән 40 бала катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча судьялар коллегиясе шәхси һәм команда зачетында җиңүчеләрне билгеләячәк. Өч көн дәвамында барган бәйгедә иң яхшы һәм көчле атучылар ачыкланачак. Электрон тирда ату осталыкларын арттырган укучыларыбыз, һичшиксез, республика ярышларында да призлы урыннар яулар, дигән теләктә калабыз.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: