ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
3 гыйнвар 2022, 17:45

Районда шайбалы хоккей ярышлары башланды

Ел саен кышкы каникул чорында безнең районда муниципаль район башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның Кубогына шайбалы хоккей буенча район ярышлары оештырыла.

Районда шайбалы хоккей ярышлары башланды
Районда шайбалы хоккей ярышлары башланды

Ел саен кышкы каникул чорында безнең районда муниципаль район башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның Кубогына шайбалы хоккей буенча район ярышлары оештырыла. Ул районда хоккей уенын тагын да җәелдерү, хоккейчыларның уен осталыгын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен алып бару һәм иң көчле командаларны ачыклау максатыннан уздырыла. Өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” боз шугалагында 3,4, 5 гыйнварда зона уеннары, ә 7се финал ярышлары узачак. Чарага хакимият башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев килеп, ярышта катнашучыларны котлады һәм тик җиңүләр генә теләде. Балалар спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова, авыл мәктәпләренең укытучылары һәм тренерлары көярмәннәр буларак балаларны дәртләндерү нияте белән килгәннәр иде. Беренче зона уенында Имәнлекул урта мәктәбе командасы җиңүче булды.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: