Балалар өчен уен – ул тәҗрибә, сәләтләр ачылышы,эмоцияләр белән эшләү, үзләренең мөмкинлекләрен сынап карау да ул. Һәм, әлбәттә, лаклы бүләкләргә ия булу да. Турнирда катнашучыларны мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева котлады һәм Грамоталар белән бүләкләде. 11-12 яшьлекләр арасында иң яхшылары дип, Рәҗәп урта мәктәп укучысы Илназ Әминев табылды һәм 1урынга чыкты, Үрнәк авылыннан 2 урынны Эмиль Кирәев, 3 урын – Калмашбаш урта мәктәбе укучысы Илшат Гайсинныкы булды. Рәҗәптән 1урынны Диана Сәлимовага, 2 урын Алсу Бәдретдинова, 3 урын – Калмашбаштан Розалия Мамедова лаек булып, кызлар арасында иң көчлеләре булып чыктылар. 13-15 яшьлек егетләр арасында 1урынны Аблай авылыннан Илнар Мөхәммәтҗанов алды. 2-3 урыннарны Рапат урта мәктәбе укучылары Данияр Нәфыйков белән Радмир Биктимеров ирештеләр. Кызлар арасында Үрнәк урта мәктәбеннән Сөмбел Кинзина 1 урынга лаек булды, 2урынны Калмашбаш мәктәбе укучылары Айгөл Әхмәдуллина һәм 3 урынны Алсу Әхмәдуллиналар алды. Турнирда ихласлык белән катнашучыларга һәм тренерларына яңа казанышлар, эшләрендә уңышлар һәм осталык үрләре теләп калабыз.