ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
8 гыйнвар 2022, 10:50

Иң көчлеләр бүләк алды

“Чакмагыш-Арена” боз шугалагында муниципаль район башлыгы Кубогына шайбалы хоккей буенча зона уеннарының финалы булды.

Иң көчлеләр бүләк алды
Иң көчлеләр бүләк алды

4 көн дәвамында барган бәйгедә катнашып Имәнлекул, Рәҗәп, Рапат һәм Юмаш авыллары командалары чыкты. Хоккейчылар арасында Имәнлекул авылы командасыннан Радмир Сәйфуллин – иң яхшы һөҗүм итүче дип табылды. Ә иң яхшы капкачы дип, Юмаш командасыннан Радмир Мостафин,  иң яхшы капка саклаучы  Редик Латыйпов,  иң яшь катнашучы Имәнлекул авылыннан Илназ Хәлиуллин булды һәм аларга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев Грамоталар тапшырды. Беренче урынны Имәнлекул урта мәктәбе командасы алды. Икенче урынны Юмаш командасы яулады. Өченче урынга Рәҗәп һәм Рапат авылларының җыелма командалары лаек булды. Җиңүчеләргә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев Кубок һәм медальләр тапшырды. Авылларда корган хоккей тартмаларында гел уен тавышы гөрләп торсын, җиңүләрнең кабатланып торуын теләде.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: