ИГЕНЧЕ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
8 гыйнвар 2022, 16:55

Яшь армиячеләргә буран киртә түгел

Гаилә ялы паркында Чакмагыш беренче урта мәктәбе һәм гимназия укучылары “Яшь армиячеләр” хәрәкәте җитәкчесе һәм хәрби тәрбия укытучысы Руслан Марсель улы Гыйрфанов, беренче урта мәктәпнең хәрби тәрбия укытучысы Эдгар Ринат улы Вәлиев, балалар иҗат үзәге педагогы Наил Закарьян улы Хадыев һәм “Юнармия” хәрәкәте җитәкчесе Илнур Ильяс улы Насыйбуллин белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатында урында ориентлашу буенча ярышлар оештырып үткәрде.

Яшь армиячеләргә буран киртә түгел
Яшь армиячеләргә буран киртә түгел

Әлеге чара “Аҗаган” республика спорт-хәрби уен кысаларында үткәрелде. Монда Чакмагышның ике мәктәбенең дә яшармиячеләре командалары катнашты. Командаларга маршрутны 3 контроль пунктта, биремнәр үтәп карта буенча йөрү кирәк иде. Көчле буранда да егетләр биремне үтәп, билгеләнгән ноктаны эзләп таптылар. Руслан Марсель улы Гыйрфанов егетләргә ялларның файдалы, бәла-казасыз үтүен теләде.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: