ИГЕНЧЕ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Спорт
11 март 2022, 11:35

Иң оста волейболчы кызлар – Иске Калмашта

Чакмагыш Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә 2007 елда туган һәм аннан кечерәк кызлар арасында волейбол буенча беренчелек үтте.

Иң оста волейболчы кызлар – Иске Калмашта
Иң оста волейболчы кызлар – Иске Калмашта

Чакмагыш Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә 2007 елда туган һәм аннан кечерәк кызлар арасында волейбол буенча беренчелек үтте. Анда район мәктәпләреннән 10 команда катнашты. Ярышлар барышында волейболчы кызларыбыз яхшы әзерлекле, бердәм, командада эшли белүләрен һәм оста уенчылар булуларын дәлилләде. Бәйге күтәренке рухта, югары дәрәҗәдә үтте. Командалар уенчыларының көчләре һәм осталыклары тигез дисәк тә хата булмас. Әмма һәр ярышта да җиңүне күпчелек очракта уңышның кемгә елмаюы хәл итә. Бу бәйгедә дә ул барлык командаларга да юлдаш булмады.
Киеренке ярыш нәтиҗәләре буенча лидерлар билгеләнде. Иске Калмаш урта мәктәбенең волейболчы кызлары Беренчелекнең җиңүчеләре исемен яулады. Икенче урынга Чакмагыш гимназиясе һәм өченче урынга Чакмагыш беренче урта мәктәбе командалары чыкты. Бу командаларга Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды. Волейболчы кызларыбыз район данын республика күләмендәге ярышларда да лаеклы яклар дип ышанабыз.

Автор:Луиза Абдрахманова, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры.
Читайте нас: