Бу дәрәҗәле бәйгедә катнашучы спортчыларны төбәк Башлыгы Радий Хәбиров сәламләде. “Бүген Башкортстан – спорт төбәге. Уфа ел саен ил һәм халыкара күләмдәге зур спорт ярышларын, шул исәптән биатлон буенча да, үткәрү урыны булып тора. Бу ярышларда безнең комплекс илнең 18 төбәгеннән килгән 123 спортчыны һәм шулай ук тугандаш Белоруссиядән килгән милли җыелма команданы кабул итә. Сез үз дәүләтләрегез данын халыкара аренада яклыйсыз. Катлаулы вакыт булуга карамастан, сез чын спорт характерын һәм рух ныклыгын дәлиллисез. Сездән үсеп килүче буын үрнәк ала”, – диде ул.
Русия Биатлончылары союзы президенты Виктор Майгуров Башкортстан спортчыларын Олимпия уеннарында, Европа чемпионатында һәм башка халыкара ярышларда яулаган медальләре белән тәбрикләп, төбәктә шундый зур күләмле ярышлар оештырылуы өчен рәхмәт белдерде һәм ярышта катнашучы спортчыларга уңышлар теләде.
Биатлон буенча Русия чемпионаты Уфада 17 мартка кадәр дәвам итә. Аларда Александр Логинов, Эдуард Латыйпов, Максим Цветков, Антон Бабиков, Кәрим Халили, Кристина Резцова, Лариса Куклина, Русия һәм Беларусь Республикасының башка иң көчле биатлончылар катнаша.
Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.
Фото һәм мәгълүмат чыганагы: төбәкнең Спорт министрлыгы сайты.