ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
22 март 2022, 10:25

Ярышлар күңелле һәм файдалы үтте

Чакмагышта  район хакимияте башлыгы призына чаңгы ярышлары узды

Ярышлар күңелле һәм файдалы  үтте
Ярышлар күңелле һәм файдалы үтте

Әлеге спорт төрен үз  итүчеләр “Карагай”  чаңгы базасы территориясендә җыелды. Биредә авыл биләмәләрендә яшәүчеләр   арасында хакимият башлыгы призларына чаңгы эстафетасы һәм 2021-2022 еллардагы чаңгы сезонын ябуга багышланган   ачык   ярышлар үтте.

Зур спорт бәйрәменә әверелгән чарага бу юлы да  халык күпләп җыелды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитет рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов, Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова һәм тренерлар катнашты.

 Саф һавада, гүзәл  табигать кочагында шуу, ярышу, аның кыйммәтен тагын да арттыра төшә. Ярышта катнашучыларны кайнар чәй һәм тәмле пылау белән дә сыйладылар. Чаңгычыларның да, аларны күзәтеп торучыларның да кәефләре шат иде. Барсы да чаңгы базасына сәяхәттән сәламәтлеккә уңай йогынты алып, күтәренке кәеф белән кайттылар.

 

Бу хактагы язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитенең 24 мартында дөнья күрәчәк 12 нчы санында  танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: