1 апрельдә муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм Балалар иҗат үзәге педагоглары “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырдылар һәм үзләренең чыдамлылыкларын, көчләрен, сыгылмалылыгын һәм җитезлеген тикшерделәр.
Тәүге күнекмәләрдән соң чарада катнашучылар үзләренең яшь категорияләре буенча тестлар тапшырдылар. Алар түбәндәге нормативларны үтәделәр: урыннан ераклыкка сикерү, гимнастика эскәмиясендә басып торып алга таба иелү, тәнне идәннән күтәрү, югары аркылы борыста гәүдәне кул көче белән күтәрү, идәндә яткан килеш беләкләрне бөгеп һәм язылдырып тәнне идәннән күтәрү, 30 метрга йөгерү. Нормативларны кабул итү ГТОның ВФСК тестлау муниципаль үзәге хөкемдарларының катгый контроле астында узды. Сынаулар барышында чарада катнашучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Аларның күбесе ГТОның ВФСК билгеләренә ия, һәм чираттагы нормативларны тапшыруда алар моны янә расладылар.
“ГТО яхшы спорт әзерлеге булмаса да үз көчеңне тикшереп карарга мөмкинлек бирә. Ул организм өчен, һичшиксез, файдалы, чөнки спорт белән шөгыльләнү – яхшы сәламәтлеккә ачкыч. ГТО тапшыруда укучылар белән беррәттән өлкәннәр дә – аларның әти-әниләре, укытучылары да катнаша, шуның белән алар сәламәт яшәү рәвешенең шәхси үрнәген күрсәтәләр. ГТО комплексы нормаларын тапшыру – мәктәп тәмамлаучылар өчен яхшы ярдәм, чөнки югары уку йортларына кергәндә аның алтын значогы аларга 10 балл өсти. Аерым хөрмәтләү билгесе белән студентлар югары академик стипендиягә дәгъва итә алалар”, – дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфасын башкаручы Рәсимә Зәлиф кызы Балягова.
Чарада катнашучыларның һәммәсе дә сәламәтлекләре өчен файда гына түгел, ә уңай тәэссоратлар һәм яхшы кәеф тә туплады.