ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
18 апрель 2022, 16:45

Батырлар Чакмагыш төбәгендә күбрәк

Үткән атнада  Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле һәм классик стильдә билбау көрәше буенча Башкортстан Республикасы чемпионаты узды. Әлеге ярышларда Уфа, Белорет, Агыйдел, Туймазы, Октябрьский, Дүртөйле шәһәрләреннән, Авыргазы, Белокатай, Илеш, Мәләвез, Салават, Тәтешле, Шаран районнарыннан килгән һәм үзебезнең спортчыларыбыз бил алышты.

Батырлар Чакмагыш төбәгендә күбрәк
Батырлар Чакмагыш төбәгендә күбрәк

 

Турнирны ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Халыкара билбау көрәше федерациясенең спорт директоры Венер Кәлимулла улы Гайнуллин, Башкортстан Республикасы билбау көрәше федерациясе президенты Ирек Рафаил улы Шәрипов, бәйгенең баш судьясы, Русиянең атказанган тренеры, якташыбыз Рөстәм Илһам улы Зыякаев катнашты. Һәрберсе үз чыгышларында барлык көрәшчеләргә лаеклы, матур көрәш, судьяларга – объективлык, җанатарларга – спорт бәйрәменнән ләззәт алуларын теләде.

Район мәдәният йортының «Ядкарь» халык ир-егетләр вокаль ансамбле (җитәкчесе – Урал Гатауллин) һәм Балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективы (җитәкчесе – Эльза Сәетгәрәева) башкаруындагы җыр-биюләр дә спортчыларга дәрт-дәрман өстәде.

Чемпионатның регламенты, кагыйдәләре белән таныштыру үткәч, ике мәйданда бил алышу башланып китте. Һәр егет һәм кыз җиңү яуларга омтылды, чөнки беренче урынны яулаган спортчылар май азагында Мордовия Республикасында узачак Русия чемпионатында катнашачак.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, әлеге ярышларда Башкортстанның, шул исәптән Чакмагышның данын якташыбыз спорт мастерлыгына кандидат Артур Зарипов яклаячак. Ил күләмендәге бәйгедә яхшы күрсәткечләргә ирешеп, чемпион исемен яулар өчен аңа уңышлар телик.

Тагын бер якташыбыз Раил Ханов үзенең көчен билбау көрәшенең ирекле һәм классик төрендә дә сынап карады, икесендә дә призлы өченче урынга лаек булды. Зур җиңүе белән аны да чын күңелдән тәбрик итәбез.

Башкортстан Республикасы чемпионаты белән беррәттән Чакмагышта 2011-13 елларда туган балалар арасында билбау көрәше буенча ачык турнир да узды. Ул ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның якты истәлегенә багышланды. Бу бәйгене оештыруга спортка битараф булмаган якташларыбыз, иганәчеләр Илгизәр Имаметдинов (“Тимерлан-М” ҖЧҖ) һәм Вадим Еникеев (“Реликт” ҖЧҖ) зур көч салган. Барлык спортчылар исеменнән аларга зур рәхмәт җиткерәбез.

Әлеге бәйгегә исә Уфа, Белорет шәһәрләре, Аскын, Илеш, Краснокама, Тәтешле, Чакмагыш, Шаран районнарыннан яшь спортчылар җыелды. Үзебезнең егет-кызларыбыз бик уңышлы чыгыш ясадылар, үз авырлыкларында Ангелина Бәдретдинова – беренче, Альфред Бәдретдинов, Илсур Миңнекәев, Азалия Латыйпова, Зарина Хәмидуллина – икенче, Аяз Галиев, Артур Ганиев, Данияр Ситдыйков, Эмиль Рәфыйков, Эвелина Еникеева, Ирина Җиһангирова – өченче урынны яулады һәм командалар арасындагы беренчелектә чакмагышлылар җиңүче дип табылды. Якташларыбызны олы җиңүләре белән кайнар котлыйбыз!

Автор:Денис Мансуров
Читайте нас: