ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
19 апрель 2022, 17:45

Спорт – ул тормыш!

Спорт кешеләргә үзләренең физик сыйфатларын һәм хәрәкәт итү мөмкинлекләрен камилләштерү, сәламәтлекләрен ныгыту һәм иҗади эшчәнлекне озайту мөмкинлеге бирә.

Спорт – ул тормыш!
Спорт – ул тормыш!

Спорт белән шөгыльләнү кешеләргә сәламәт, нык һәм чыдам булырга ярдәм итә. Спорт күнекмәләре безнең сәламәтлебезне ныгытып кына калмый, ә тәнне даими тонуста да саклый, мускулларны туклыклы матдәләр белән тәэмин итә. Чакмагыш гимназиясендә укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, физик мөмкинлекләре ягыннан сәләтле балаларны ачыклау, укучыларны физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итү буенча зур эшчәнлек алып барыла. Биредә белем бирү бурычлары белән беррәттән, төрле яшьтәге укучыларны актив спорт тормышына җәлеп итү төп максат булып тора. Бүгенге көндә гимназиядә волейбол, мини-футбол, баскетбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, чаңгыда йөрү кебек төрле спорт төрләре буенча секцияләр эшли. Аларны үз эшләренең осталары – физкультура укытучылары Ревенер Вил улы Әхмәтов, Рәис Гайнел улы Әхмәтов, Эльмира Ирнис кызы Гайнуллина алып бара. Моннан тыш укучылар “Башкортстан Республикасы мәктәпләрендә спорт көрәше” төбәк проекты кысаларында ачылган уңайлы, заманча көрәш залында билбау көрәше белән шөгыльләнәләр. Тырыш укучыларыбыз даими рәвештә төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңүләр яулауга ирешәләр. Күп еллар дәвамында мәктәп ярышларын уздыруга “Победа” авыл хуҗалыгы кооператив-колхозы идарәсе иганәчелек ярдәмен күрсәтеп тора. Апрель аенда гимназиядә билбау көрәше, өстәл теннисы, волейбол буенча “Победа” авыл хуҗалыгы кооператив-колхозы призларына ярышлар үтте. Гимназия хакимияте хуҗалык идарәсе рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрүзовка гомуми белем бирү учреждениесендә физик культура һәм спортны үстерүгә һәм пропагандалауга актив өлеш кертүе өчен олы рәхмәт хисләрен белдерә. “Спорт – ул тормыш!” – гимназия укучыларының лозунгы булып яңгыраган әлеге девиз яңадан-яңа җиңүләргә һәм биеклекләргә чакыра. Спорт сөючән, тырыш укучыларыбызның омтылышларын хуплаучы иганәчеләребез булганда гимназистларның һәрвакыт алда булачакларына һәм яңадан-яңа уңышларга ирешәчәкләренә иманыбыз камил.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: