ИГЕНЧЕ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
21 апрель 2022, 10:55

Муниципаль хезмәткәрләр волейболда осталыкларын сынады

20 апрельдә Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә муниципаль район хакимияте һәм авыл биләмәләреннән муниципаль хезмәткәрләр җыелды.  

Муниципаль хезмәткәрләр  волейболда осталыкларын сынады
Муниципаль хезмәткәрләр волейболда осталыкларын сынады

Биредә районда спортның волейбол  төрен популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатында  районның  муниципаль хезмәткәрләре арасында Җирле үзидарә көненә һәм Башкортостан Республикасында волейбол елына багышланган  ярышларның финал этабы узды. Анда муниципаль район хакимияте һәм Имәнлекул, Иске Калмаш, Үрнәк, Юмаш авылларыннан  килгән муниципаль хезмәткәрләр катнашлыгындагы 5 команда  үзара  көч сынаштылар.

Күңелле спорт бәйрәменә әверелгән чара бер тында үтте. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынга  муниципаль район хакимияте, 2 урынга   Имәнлекул, 3 урынга Иске Калмаш,  4 урынга Үрнәк, 5 урынга Юмаш авыллары  командалары чыкты. Җиңүче командалар грамоталар  һәм медальләр белән бүләкләнде. 

Спорт сөюче райондашлар очрашудан якты тәэссоратлар, яхшы кәеф алып таралышты һәм, әлбәттә, күп көч, дәрт һәм уңай энергия алды.

 

Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.

Муниципаль хезмәткәрләр  волейболда осталыкларын сынады
Муниципаль хезмәткәрләр  волейболда осталыкларын сынады
Муниципаль хезмәткәрләр  волейболда осталыкларын сынады
Муниципаль хезмәткәрләр  волейболда осталыкларын сынады
Муниципаль хезмәткәрләр  волейболда осталыкларын сынады
Муниципаль хезмәткәрләр  волейболда осталыкларын сынады
Муниципаль хезмәткәрләр  волейболда осталыкларын сынады
Муниципаль хезмәткәрләр  волейболда осталыкларын сынады
Муниципаль хезмәткәрләр волейболда осталыкларын сынады
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: