+16 °С
Болытлы
Анда безнең районның яшь спортчылары башка районнардан килгән яшьтәшләреннән күпкә өстен булуын дәлилләп, җиңүчеләр пьедесталының барлык баскычларын да биләделәр. Беренче җиңүле урынга һәм алтын медальгә Рапаттан Тимур Ахтаров, икенче урынга һәм көмеш медальгә Чакмагыш гимназиясе вәкиле булган Камилла Шәмсиева, Яңа Балтачтан Алина Хаматова, Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучысы Ангелина Бәдретдинова, өченче урынга һәм бронза медальгә Чакмагыш гимназиясеннән Әмир Гыймаев, Альмир Солтанов, Чакмагыш беренче урта мәктәбеннән Алина Сәйфетдинова, Рапаттан Илнар Гыйләҗетдинов лаек булды. Яшь райондашларыбызны мәртәбәле җиңүләре белән котлыйбыз һәм артабан да Чакмагыш көрәшчеләренең данын лаеклы дәвам итүләрен телибез.