ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
2 Май 2022, 09:00

Укучыларга ГТО нормативларын үтәү нигә мөһим?

Март аенда Тайняш урта мәктәбендә кышкы спорт сезонын ябу чикләрендә чаңгыда узышу буенча ярышлар үтте. Аларда 3-11 сыйныф укучылары катнашты.

Укучыларга ГТО  нормативларын үтәү  нигә мөһим?
Укучыларга ГТО нормативларын үтәү нигә мөһим?

³Балалар 1, 2, 3 һәм 5 км озын- лыктагы дистанцияләр буенча нормативлар тапшырды. Чаңгыда узышу – кыш көнендә тапшырып була торган бердәнбер ГТО нормативы. Ул ирекле стильдә, тигез рельефлы урыннарда уздырыла. ГТОның бу нормаларын уңышлы тапшыру өчен чаңгыда зур тизлектә хәрәкәтләнү күнекмәләрен мөмкин кадәр яхшырту һәм чаңгы юлында актив ял гадәтен формалаштыру таләп ителә. Чаңгыда прогулкалар физик сәламәтлекне ныгытуның иң нәтиҗәле ысулларының берсе санала. ГТО комплексы сынауларынүтәргә карар итүчеләр – максатка омтылучан кешеләр. Бүгенге укучылар өчен нәкъ шушы сыйфат иң мөһиме дә инде. Бары тик максатка омтылучан һәм физик яктан чыныккан кешеләр генә уңышка ирешә ала. Мәктәпләрдә ГТО нормативларын тапшыруны тергезү үсеп килүче буын вәкилләрендә үз көчләренә ышаныч тәрбияләү өчен аеруча мөһим.

Автор:Әлфия Батыева, Тайняш урта мәктәбенең физкультура укытучысы.
Читайте нас: