ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
19 Май 2022, 10:05

Спорт эшчәнлегебез өчен файдалы

Коллективыбызда хезмәт салучыларның һәркайсы турыдан-туры халык белән эшли һәм сәламәт яшәү рәвешен өстенлекле итеп күрә.

Спорт эшчәнлегебез өчен файдалы
Спорт эшчәнлегебез өчен файдалы

 Шуңа да һәр хезмәткәр спорт белән шөгыльләнүне алгы планга куярга күнеккән. Көндәлек бурычларыбызны җиренә җиткереп башкару өстенә җәмәгать тормышында да актив катнашабыз, күләмле чаралардан да читтә калмыйбыз. Күптән түгел Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында Бөтенрусия “Хезмәткә һәм оборонага әзербез!” комплексының нормативларын тапшыру үзәгендә үзебезнең бу җәһәттән шактый әзерлекле икәнлегебезне дәлилләдек. Җиңел атлетика, пневматик мылтыктан төз ату, гимнастик күнегүләр һәм башка сынауларны уңышлы үтеп хезмәткәрләребезнең барысы да әлеге нормативларны тапшыруга иреште һәм бу хакта дәлилләүче билгеләргә ия булдык. Спорт белән дус булу эшчәнлегебез өчен нык файдалы. Чыныгып, һәрвакыт тонуста тору безгә кешеләр белән яхшы аралашу, аларның үтенечмөрәҗәгатьләрен тулысынча хәл итүгә ирешү һәм башкарган хезмәтебездән тәм табу мөмкинлеген бирә, бу исә барыбызны да яңа уңышларга дәртләндерә. Сәламәт булсаң гына тормыш көйле бара икәнлеге һәркемгә дә мәгълүм бит.

Автор:Илвера Шәймөхәммәтова, БР “Гаилә” төньяк-көнбатыш районара үзәгенең районыбыздагы гаилә хезмәте җитәкчесе.
Читайте нас: