ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
17 июнь 2022, 11:05

Котлыйбыз!

Райондашларыбыз яңадан-яңа уңыш-казанышлары белән сөендереп тора.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

 Бу хакта гәзитебезнең һәр санында якташларга хәбәр итеп тору аеруча күңелле. Шушы көннәрдә янә бер шатлыклы хәбәр килеп иреште.
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең билбау көрәше буенча тренер-укытучысы, Башкортстан Республикасы чемпионы титулын өч тапкыр яулауга ирешкән, Русия Чемпионатының бронза призеры булган ИЛНУР РИШАТ УЛЫ ЗӘЙНЕТДИНОВка “Русиянең спорт мастеры” дигән югары исем бирелде.
Аның җитәкчелегендә 60тан артык бала шушы спорт төре белән шөгыльләнә һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, уңышларга ирешә. Аның укучылары Алина Сәйфетдинова, Алина Хаматова, Ангелина Бәдретдинова, Камила Шамсиева, Әмир Гыймаев, Илнар Гыйләҗетдинов, Әмир Солтанов ярышларда көмеш һәм бронза медальләр яуладылар. Тимур Әхтәров Башкортстан чемпионы исеменә лаек булды.
Республиканың 18 районы һәм шәһәре спортчылары катнашлыгында ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев истәлегенә багышлап 2011-2013 елгы үсмерләр арасында Билбау көрше буенча үткәрелгән республика ачык турнирында районыбыз командасы гомум нәтиҗәләр буенча беренче урынны яулады.
Илнур Ришат улы үзе дә билбау көрәше һәм көрәш буенча үткәрелгән мәртәбәле ярышларда район данын актив яклый. Якташыбызны лаеклы казанышы – югары исемгә ия булуы белән ихлас котлыйбыз һәм яңадан-яңа җиңүләргә ирешеп, районыбызның спорт данын арттыруын телибез.

Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас: