ИГЕНЧЕ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
18 сентябрь 2022, 19:15

Халыкара йөгереш эстафетасын безнең район кабул итте

Бүген, 18 сентябрьдә, районыбызга “Гармония йөгереше” (“Бег Гармонии”) дип исемләнгән Халыкара факел эстафетасының Идел буе тармагында катнашучы йөгерешчеләр командасы килде.

Халыкара йөгереш эстафетасын безнең район кабул итте
Халыкара йөгереш эстафетасын безнең район кабул итте

Бакалы районы чигендә аларны безнең район вәкилләре каршы алды. Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова аларны һәм спортчыларны озата килүче күрше район вәкилләрен сәламләп, иң изге теләкләр җиткерде. Артабан факелны кулдан-кулга тапшырып, эстафетаны йөгерешчеләр белән бергә Рәҗәп авыл биләмәсенең оешма-учреждениеләре хезмәткәрләре дәвам итте. Безнең райондагы икенче тукталыш Яңа Балтач авылында булды. Команда йөгерешчеләре биредә үзләрен көтеп торучы якташларга бу проектта катнашу максатлары белән таныштырып, аның турында сөйләгәннән соң, эстафетаны яңабалтачлылар кабул итеп алды һәм спортчыларга теләктәшлек йөзеннән алар белән бер чакрым араны факелны кулдан-кулга тапшырып үттеләр. Ике биләмәнең дә эстафетага кушылып йөгерүче вәкилләренә әлеге проектның сертификатлары тапшырылды. Артабан исә факеллы эстафета район үзәгендә дәвам итте. Аңа Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте һәм оешма-предприятиеләр, учреждениеләр хезмәткәрләре кушылып, Яңа Балтач авылы юнәлешендәге борылмадан Җиңү паркына кадәрге юлны факелны кулдан-кулга күчерә-күчерә йөгереп үттеләр. Биредә спортчылар һәм аларга кушылучы райондашлар Бөек Ватан сугышында катнашкан 10 меңнән артык якташыбыз истәлеген мәңгеләштергән стеладагы мәңгелек утка чәчкәләр салып, аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Тантанана ахырында эстафетаның Идел буе тармагы координаторлары муниципаль район хакиияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакировага, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча комитеты рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов һәм Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатовка оештыру комитетының Рәхмәт хатларын, факеллы йөгерешкә кушылган райондашларга эстафетада катнашучылар сертификатларын тапшырды.

Автор:Рәзилә Арсланова.
Читайте нас: