ИГЕНЧЕ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
18 сентябрь 2022, 19:10

Кросс-кантри буенча ярышлар кызу үтте

Бүген, 18 сентябрьдә, «Карагай» чаңгы базасында 2005-2014 елгы балалар һәм өлкәннәр арасында экстремаль спорт төре –кросс-кантри буенча Чакмагыш муниципаль район башлыгы кубогына ачык беренчелек узды.

Кросс-кантри буенча ярышлар кызу үтте
Кросс-кантри буенча ярышлар кызу үтте

Кросс-кантри – маунтинбайкта (махсус велосипед) түбәнгә таба төшүләр, озын күтәрелешләр, тиз йөрешле һәм техник участоклар белән кисешкән урында узышу спорт төрләренең берсе. 1996 елдан башлап кросс-кантри Олимпия спорт төре булып санала. Ярышта Агидел, Нефтекама, шәһәрләреннән, Кушнаренко, Дүртөйле һәм Чакмагыш районнарыннан 45 спортчы катнашты. Гомумкоманда зачетында безнең район беренче урынны, икенче урынны–Кушнаренко районы, өченче урынны Агыйдел шәһәре яулады. Командалар муниципаль район хакимиятенең грамоталары һем кубоклары белән бүләкләнде. Язманың тулы варианты белән "Игенче" гәзитендә танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: