ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
12 октябрь 2022, 11:05

Уфа кызы Камилла Сәетгалина нәфис гимнастика буенча алтын медаль яулады

Яшь Уфа кызы Камилла Сәетгалина нәфис гимнастика буенча иң көчле  Кубокларның икенче этабында алтын медаль яулады.

Уфа кызы Камилла Сәетгалина нәфис гимнастика буенча  алтын медаль яулады
Уфа кызы Камилла Сәетгалина нәфис гимнастика буенча алтын медаль яулады

Ярышлар Мәскәүдә Ирина Винер-Усманова гимнастика сараенда нәфис гимнастика милли лигасы кысаларында узды. Гимнастлар РФ һәм FIG кагыйдәләре буенча чыгыш ясады.

2013 елда туган спортчылар арасында «Грациоза» нәфис гимнастика үзәгендә тәрбияләнүче Камилла Сәетгалина республикабызны ярышларда лаеклы тәкъдим итте. Камилла шәхси программада алтын медаль яулады.

 

Мәгълүмат һәм фоторәсемнәр чыганагы: “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы сайты.

Автор:Илсөяр Гайсина әзерләде
Читайте нас: