ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
13 октябрь 2022, 16:15

Сәламәт буын – көчле төбәк

Чакмагыш беренче урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары “Сәламәт буын – көчле төбәк” проектында катнаша

Сәламәт буын – көчле төбәк
Сәламәт буын – көчле төбәк


Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Демография” гомүмдәүләт проектының “Спорт – яшәү нормасы” федераль проектын гамәлгә ашыру максатында Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 1 “В” сыйныфы укучылары “Сәламәт буын – көчле төбәк” спорт - белем бирү проектында катнаша.
Проект үсеп килүче буынны сәламәтләндерүгә, аларда ватанпарвәрлек хисен тәрбияләүгә, беренче сыйныфтан ук ГТО нормативларын тапшыруга юнәлтелгән.
Проект кысаларында күптән түгел генә Белем иленә аяк баскан укучылар 13 октябрь көнне районыбызның өсте ябулы “Арена” боз шугалагына икенчегә сәяхәт кылды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: